Аның төп эчтәлеге шунда,китапханәче өлкән яшьтәге һәм вакыты булмаган укучыларга китапны өенә яки эш урынына алып килә. Китап йөртү укучылар санын саклауда да зур әһәмияткә ия. Алар шулай китап китереп изге эш эшлиләр ,өлкән яшьтәге көче беткән кешеләргә китап уку һәм аралашу аша җәмгыять белән элемтәдә торырга ярдәм итәләр.
Шул рәвештә Үзәк авыл китапханәсе дә инвалидларны,өлкән яшьтәге кешеләрне ,китапка килергә вакытлары булмаганнарны китап белән тәэмин итә. Китапханәче үз укучыларының ихтыяҗларын төгәл белергә тиеш яки төгәл китапка заказ ала. Безнең укучыларыбыз алдан нинди китап алып килергә кирәклеген әйтәләр. Алар мондый хезмәт күрсәтү төреннән бик канәгать.
Ел саен мәктәп яшендәге балалар медицина тикшеренүе узалар. 10 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә район үзәк шифаханәсе табиблары булдылар. Алар укучыларның сәламәтлекләрен тикшерделәр һәм үзләренең киңәшләрен бирделәр. Тикшеренүдә 100% укучы катнашты. Чираттагы ата- аналар җыелышында әти-әниләр медосмотр нәтиҗәләре белән таныша алачаклар. Балаларыбыз сау- сэламэт булсыннар!
Бүген берләшмәнең 2016 елда эшләгән эшләренә нәтиҗә ясалды, 2017 елга эш планы каралды. Соңыннан яңа кайткан китапларга, газета – җурналларга күзәтү үткәрелде.
Көз – кулдан әйберләр ясау өчен искиткеч матур чор. Табигать безгә табигый байлыклар арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бирә.
Күргәзмәгә куелган иң яхшы эшләр грамоталар белән бүләкләнделәр.
Әлеге берләшмә 1996 елда Новосибирск шәһәрендә барлыкка килгән. “Сибирское здоровье” җитештергән продукция сәламәтлек өчен файдалы биологик актив кушылмалардан һәм матурлык тудыручы косметикадан тора.
Яңа китаплар белән танышканнан соң, укучылар "Иң зирәк" дип исемләнгән табышмаклар чиштеләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар.
Алар “Халкыбызның күңел җәүһәрләре”программасы нигезендә үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнашалар. 8 ноябрь көнне Кино елы уңаеннан аларга китапханәче үзләре катнашкан һәм башка мәдәни чаралар төшерелгән видеолар күрсәтте. Ахырдан үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
Һәркем үзенең Туган иле, халкы белән горурланып яши. Әлеге чара презентация күрсәтү белән башланып китте. Бу чараның максаты: балаларны Россия һәм Татарстанның символлары белән таныштыру, туган илгә хөрмәт хисе тәрбияләү булды.
Бу сүзне әйтүгә, бергә уйнаган, бергә китап укыган, үзеңнең серләреңне сөйләгән дустың күз алдына килә.
8ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә дуслык темасына багышланган “Дуслык белән көчле без!” дип аталган кичә үткәрелде. Кичә уен рәвешендә үтте. Балаларга бигрәк тә “Тылсымлы урындык” уены нык ошады, хәтта икешәр тапкыр уйнарга теләүчеләр дә табылды.
Уен тәмамланса да, балалар таралышырга ашыкмадылар.Алар күтәренке кәеф белән уенның төп мәгънәсен аңлап, үзләре мөстәкыйль рәвештә кичәнең ахырын уйлап таптылар. Һәр катнашучы үзенең яраткан, дуслык турында әсәрен эзләп табып бер- берсенә укыдылар.Кичәнең кунаклары, дусларына йөрәк җылысын бүләк итеп, тормышларын тагын да ямьләндерделәр, дип ышанып каласы килә.
Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Дәүләт флагы, гербы, гимны турында сөйләде.