“Дуслык”- нинди матур сүз.

2016 елның 11 ноябре, җомга

Бу сүзне әйтүгә, бергә уйнаган, бергә китап укыган, үзеңнең серләреңне сөйләгән дустың күз алдына килә. 

   8ноябрь көнне  Алан авылы китапханәсендә дуслык темасына багышланган “Дуслык белән көчле без!” дип аталган кичә үткәрелде. Кичә уен рәвешендә үтте. Балаларга бигрәк тә “Тылсымлы урындык” уены нык ошады, хәтта икешәр тапкыр уйнарга теләүчеләр дә табылды. 

     Уен тәмамланса да, балалар таралышырга ашыкмадылар.Алар күтәренке кәеф белән уенның төп  мәгънәсен аңлап, үзләре мөстәкыйль  рәвештә кичәнең ахырын уйлап таптылар. Һәр катнашучы үзенең яраткан, дуслык турында әсәрен эзләп табып бер- берсенә укыдылар.Кичәнең кунаклары, дусларына йөрәк җылысын бүләк итеп, тормышларын тагын да ямьләндерделәр, дип ышанып каласы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International