Аның төп эчтәлеге шунда,китапханәче өлкән яшьтәге һәм вакыты булмаган укучыларга китапны өенә яки эш урынына алып килә. Китап йөртү укучылар санын саклауда да зур әһәмияткә ия. Алар шулай китап китереп изге эш эшлиләр ,өлкән яшьтәге көче беткән кешеләргә китап уку һәм аралашу аша җәмгыять белән элемтәдә торырга ярдәм итәләр.
Шул рәвештә Үзәк авыл китапханәсе дә инвалидларны,өлкән яшьтәге кешеләрне ,китапка килергә вакытлары булмаганнарны китап белән тәэмин итә. Китапханәче үз укучыларының ихтыяҗларын төгәл белергә тиеш яки төгәл китапка заказ ала. Безнең укучыларыбыз алдан нинди китап алып килергә кирәклеген әйтәләр. Алар мондый хезмәт күрсәтү төреннән бик канәгать.