2016 елның 29 сентябре көнне Теләче районыннан район Башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, хуҗалык җитәкчеләре, ветераннары һәм алдынгылары катнашында 12 кешедән торган делегация Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу үзәгендә үтәчәк ТР Президенты Р.Н.Минниханов тарафыннан Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырыла торган бәйрәм чарасында катнашачак.
1 октябрь –Өлкәннәр көне . Шул уңайдан без – Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары бик тырышып әбиләребезне , дәү әниләребезне, бабаларыбызны бәйрәмнәре белән котларга әзерләнәбез. Матур җырлар , биюләр, бик күп шигырьләр өйрәндек. Тырышлыклары, хезмәтләре, улларына-кызларына, оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әбиләр әйтеп бетереп булмаслык хөрмәт – ихтирамга лаек. Шушы сыйныфтан тыш чара аша укучыларга әбиләрен , дәү әниләрен яратырга, уйламыйча әйткән сүзләре белән күңелләрен яраламаска, аларга карата игътибарлы булырга, аларның теләкләрен, гозер-үтенечләрен колак яннарыннан уздырып җибәрмәскә кирәклеге өйрәтелә. Үз әбиләребезне генә түгел, әйләнә- тирәдәге әби – бабайләрга да игътибарлы булыйк, аларны да хөрмәтлик, ярдәм итик.
2016 нче елның 19 сентябреннән Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры башланды. Һәр елны безнең мәктәп укучылары фән олимпиадаларында бик теләп катнашалар. Бүген инглиз теле олимпиадасының икенче өлеше үткәрелде. Быелгы уку елында да укучыларыбызга Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының барлык турларында да уңышлар телибез.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Кичә Баландыш төп мәктәбе укучылары армспорт буенча районда үткәрелгән ярышларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: Фасхиев С.( 7 класс) – 1 урын, Юсупова Р.(8 класс)- 3 урын, Мухаметшин Ф.(7 класс)- 2 и Гарипова А. (7 класс)- 2 урын. Аларны чын күңелдән бу уңышлары белән котлыйбыз!
Ежегодно, начиная с 2001 года, 26 сентября отмечается Европейский день языков (European Day of Languages) с целью поддержания языкового разнообразия, двуязычия каждого европейца, развития преподавания различных языков в мире и их изучения. Действительно, сейчас становится все больше и больше людей, которые свободно разговаривают, как минимум, на одном иностранном языке. Знание хотя бы одного иностранного языка считается нормой. Учитель иностранного языка Малокибякозинской основной школы Хабибуллина Л.И. проводила в школе утренник, посвященный Дню Европейских языков. Учащиеся отвечали на вопросы викторины на английском языке.