1 октябрь –Өлкәннәр көне . Шул уңайдан без – Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары бик тырышып әбиләребезне , дәү әниләребезне, бабаларыбызны бәйрәмнәре белән котларга әзерләнәбез. Матур җырлар , биюләр, бик күп шигырьләр өйрәндек. Тырышлыклары, хезмәтләре, улларына-кызларына, оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әбиләр әйтеп бетереп булмаслык хөрмәт – ихтирамга лаек. Шушы сыйныфтан тыш чара аша укучыларга әбиләрен , дәү әниләрен яратырга, уйламыйча әйткән сүзләре белән күңелләрен яраламаска, аларга карата игътибарлы булырга, аларның теләкләрен, гозер-үтенечләрен колак яннарыннан уздырып җибәрмәскә кирәклеге өйрәтелә. Үз әбиләребезне генә түгел, әйләнә- тирәдәге әби – бабайләрга да игътибарлы булыйк, аларны да хөрмәтлик, ярдәм итик.