2016 елның 9 нчы июль көнне Шармыш авылында яшәуче тыл ветераны Савельева Александра Михайловнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Александра Михайловнага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы конендэ дэ без юбилярга саулык сэламэтлек, аяз, тыныч кук йозе телэп калабыз.
2016 елның 2 нче август көнендэ Сауш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкат Мифтахетдин улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәбиулла абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
27, 28 нче сентябрь көнне ”Батыр” спорт комплексында район беренчелегенә кул көрәше ярышлары үтте. Ярышларда Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. 1999-2001 нче елгы егет һәм кызлар арасында мәктәбебез командасы 3 нче призлы урынны алды. Без укучыларыбыз уңышларына бик шат, аларга алга таба исәнлек-саулык телибез.
Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Шулай ук балалар китапханәдә булдылар һәм соңыннан мәктәп янәшәсендәге парк белән дә таныштылар. Парктагы матурлыкка балалар шаккаттылар : монда ял итәр өчен эскәмияләр урнаштырылган, тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра.Балаларга бигрәк тә Тукай һәм Пушкин шигырьләре язылган скультура композицияләре, парк уртасында урнашкан , хәтта анда авылыбыз Теләчене дә табып була торган,Җир шары макеты бик ошады. Балалар экскурсиядән үзләре өчен бик күп яңалык аладылар һәм тизрәк укырга керү теләге белән янып кайттылар.
Кичәдә сентябрь аенда туган юбилярларны котладылар. Аларга багышлап матур җырлар җырланды, кичә табын артында дәвам итте.
Коллектив үз чиратында коллегабызны иҗади уңышлары белән котлый, аңа саулык-саләмәтлек тели.
19 сентябрьдән алып Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп туры башланып китте. Укучылар тарих, математика, физика, хокук, экология, астрономия, сәнгать һәм инглиз теленнән олимпиада биремнәрен эшләделәр. Беренче җиңүчеләр билгеләнде. Укучыларга уңышлар телибез!
27 сентябрь көнне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Мәгариф өлкәсендә наркоманияне кисәтү” темасына Интернет-дәрес үткәрелде. Бу чарада 9-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Тема актуаль һәм кирәкле. Әлеге проблема белән көрәшергә, алдан кисәтергә кирәк. Һәркем начар гадәтләрнең зыянын белергә, үзендә булдырмаска тиеш!
2016 елнын 28 сентябрендә “Батыр” спорт комплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 1999-2001 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
28 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары математика фәненнән уку елы башында үткәрелә торган диагностика биремнәрен үтәделәр. Биремнәр һәрбер укучыга аерым төзелгән иде. Бирем нәтиҗәләре бишенче сыйныфта математика фәнен укыту буенча максатлар һәм мәсъәләләр куярга ярдәм итәчәк.