Юбилярны котладылар

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 елның 2 нче август көнендэ Сауш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкат Мифтахетдин  улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәбиулла абыйга  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

 

Рифкат абый 1946 елга кадәр Икенче Белоруссия фронтында миномётчы булып хезмәт итә. Аннан соң Мәскәүдә җиде ел парад дивизиясендә хезмәт куя. 1953 елда Казанга кайта. Сауш авылы кызы Лена белән кавышып, гаилә коралар. 36 ел Ташкент шәһәрендә гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Туксанынчы елларда районыбызның Сауш авылына кайтып төпләнәләр. Бүген ул ялгызы яши. Балалары Казанда гомер итә. Авылдагы туганнары Рәйсә Гыймадиевалар (суз уңаеннан, Рәйсә апага да шушы көннәрдә 90 яшь тулган) Рифкать абыйга һәрдаим булышып, хәлен белеп торалар.

Рифкать абый – иҗади шәхес. Ул элегрәк картиналар ясау белән мавыккан. Аннан соң шәмаиллар ясаган. “Бер дә иренмәдем, эшләгән эшемнән тәм табып яшәдем”, - ди ветеран. Бүген исә һәр яңа туган көнгә сөенеп гомер итә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International