Көн тәртибе буенча Үзәк җитәкчесе Т.Р. Имамиев, урынбасар Л.Заһидуллина һәм методик бүлек мөдире А.Имамиева чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә педагогларны спорт төрләре буенча группаларның планы, урыннарга чыгып тикшерү графигы һәм яңа эшкә алынган педагоглар белән таныштырдылар.
Мәктәп китапханәләрен уку-укыту, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максаты белән 2016 елның 21 октябрена кадәр “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип исемләнгән республика акциясе үткәрелә. Бүгенге көндә әлеге акция нәтиҗәсендә мәктәп китапханәләре 230 китапка тулыланды.
Алар дару үләннәрен 8 сентябрьдә Балалар иҗат үзәгенә тапшырдылар. Методист Ибраһимова Элҗза Зариф кызы дару үләннәрен Саба районы ООО "Кооператор" райпотребсоюзга тапшыру өчен докуменлар әзерләде.
Педагоглар өчен түгәрәк өстәл һәм консультацияләр үткәрелде.
Айлык барышында куркынычзызлык темаларына сыйныф сәгатьләре, эвакуация тренировкалары, күргәзмәләр, смотр-конкурслар, әти-әниләр җыелышлары, юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрелде. Электр, янгын куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктажлар, тормыш иминлеге буенча листовкалар, буклетлар таратылды.
“Экстремистлыкка –Юк! айлыгын уздыру турында” Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы, мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә, террорчылыкны hәм экстремистлыкны кисәтү максатында, 1нче сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр белем оешмаларында “Экстремистлыкка –Юк! айлыгы үтте. 5 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә “Экстремистлыкка –Юк!” темасына бердәм республика дәресе үтте. Айлык барышында төрле темаларга сыйныф сәгатьләре, класстан тыш чаралар, ата-аналар җыелышлары үткәреләчәк.
15 сентябрьгә кадәр мәктәпнең социаль паспорты төзеләчәк.
2016 елның 5-7 сентябрь көнне район укытучылары “ 2015 - 2016 уку елында укучыларның республика олимпиадасы нәтиҗәләре һәм 2016 - 2017 уку елына олимпиада хәрәкәтенең үсеш юнәлешләре” дигән темага үткәрелгән республика семинарында катнаштылар.
- Тарих һәм җәмгыять белеме фәненнән: Шәкүров Тимур Ракипович - Теләче урта мәктәбе (05.09.16);
- татар теле һәм әдәбиятыннан: Хәйртдинова Язилә Рәфкатовна - Олы Мәтәскә мәктәбе, Кыямова Гөлсинә Рәшитовна - Алан мәктәбе, Габделхәева Рәзифә Хәкимҗановна һәм Ибраева Рәмзия Сәйфетдиновна - Шәтке мәктәбе (06.09.16);
- экономика фәненнән: Газизуллин Радик Әнварович - Олы Мишә мәктәбе (07.09.16).