ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна методистларны педагогик хезмәткәрләренең  август конференциясе йомгаклары белән таныштырды.  Утырыш кысаларында мәгариф бүлеге методистлары 2015-2016 уку елына йомгак ясадылар, белем бирү сыйфатын яхшырту һәм  укытучыларның һөнәри дәрәҗәсен арттыру белән бәйле булган мәсьәләләр каралды.  Алга таба методик эш системасын  һәм муниципаль белем сыйфатын бәяләү модельләрен формалаштыру  юллары  билгеләнде .

Киңәшмәдә түбәндәгеләр чыгыш ясады: мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна,   балигъ булмаганнар белән эшләрү комиссиясе сәркатибе  Ихсанов Рәхим Әсхәт улы, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Гөлнара Ринат кызы һәм методистлар.

        Укучыларны юлда йөрткәндә куркынычсызлык  иминлеген тәэмин итү,   мәктәптә кайнар ризык белән туклануны оештыру,  планлаштырылган чараларны оештыру һәм үткәрү турында һәм тәрбия эшләрен оештыру  буенча фикер алышынды.

Бүген Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә иртәнге күнегүләр үткәрелде. 1-11 сыйныф укучылары әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Иртәнге күнегүләр сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул кешенең сәламәтлеген генә ныгытып калмый, ә эшкә сәләтен дә арттыра, тәртипкә өйрәтә, кәефен күтәрә.

Бүген Сауш балалар бакчасында "Куркынычсызлык айлыгы"кысасында балалар белән "Юлларда сак бул!" дигән темага әңгәмә үткәрелде.Транспорт чараларының күплеге,идарә итүчеләрнең игтибарсызлыгы һәм башка күптөрле сәбәпләр аркасында юл-транспорт фаҗигалары кешеләрнең гомерен өзә,болар арасында балаларның да булуы бик аяныч.Шунлыктан юл йөрү кагыйдәләренә кечкенәдән өйрәтү безнең бурычыбыз.Балаларга  бүген юлларда сак булырга,кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлаттык,видео-материаллар карадык.

Күргәзмәгә толерантлы мөнәсәбәтләр, шулай ук җәмгыятьнең төп куркынычы булган терроризм һәм экстремизм турында материаллар куелды. Шулай итеп, без китап укучыларыбызга, күп милләтлелек – ул байлык, бер – береңә хөрмәт белән карау – чәчәк атуның нигезе, һәм ничек итеп үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын саклап калу турында җиткерергә теләдек.

7 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә язучы  Мәхмүт Галәүгә 130 ел тулу уңаеннан китап  күргәзмәсе эшли. Күргәзмәгә куелган “Болганчык еллар”, “Мөһәҗирләр” романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар. Күргәзмә укучыларыбызга аның иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.

Дүшәмбе хезмәт иртәсен Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Гөлсинә Галиәхмәтовнаны 50 яшьлек юбилее белән тәбрикләүдән башладылар.

Гөлсинә Галиәхмәтовна хезмәттәшләренең ихлас котлауларына бик лаек. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. Ул нәкъ 30 ел элек Алабуга мәдәни - агарту училищесын тәмамлаганнан соң Теләче авылына китапханәче буларак эшкә җибәрелә.

Үз эшенең чын остасы булган, акыллы, тыйнак, сабыр хезмәттәшебезгә саулык-сәламәтлек, уңышлар, бәхет телибез.

Теләче районы методистлары, Балалар иҗат үзәге һәм Балаларны укыту-сәламәтләндерү үзәге методистлары 2015-2016 уку елына отчет ясадылар, килеп туган проблемаларга ачыклык керттеләр. Киләсе уку елына максатлар куелды һәм планнар кабул ителде.

Әлеге акция кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә 7 нче сентябрь көнне авылдашыбыз, фермер Рөстәм Мөхәммәтшинга багышлап "Изге эшләр, яхшы ният белән яшәүләргә җирдә ни җитә!" дигән альбом эшләнде. Бу асыл ир авыл халкы белән тыгыз бәйләнештә яши, үзенең ярдәме белән олысына, кечесенә булышырга тырыша. Иң саваплы эшләренең берсе- балаларның күңелен күрүдер, мөгаен.

Барлык мөселманнарны да изге Корбан гаете белән котлыйбыз! Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Бу мөбарәк көннәрдә тәкәбберлекне ташлап, ата-анага, туганнарга һәм бөтен җан ияләренә ихтирамлы булып, бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышырга кирәк. Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк!

Бүген бәйрәм уңаеннан Теләченең имамы Исмәгыль хәзрәт балрлык эшчеләрне һәм балаларны Корбан гаете белән котлады. Барлык коллектив һәм балалар исеменнән бәйрәм уңаеннан алып килгән күчтәнәчләре өчен Исмәгыль  хәзрәт һәм аның хезмәттәшләренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Эшләгән изгелекләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын! Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International