ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бу дата 2004 елда Бесланда узган фаҗигале вакыйгаларга бәйләп билгеләнә. Бу көннән республикада "Экстремизмга-юк!" дип исемләнгән айлык старт алды. 8 сентябрь көнне Иске Җөри  авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия  «Ак каен» балалар бакчасында «Без экстремизмга каршы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга “экстремизм”, ”терроризм” төшенчәләрен аңлатты. Әңгәмә ахырында  балаларга презентация күрсәтелде.

Казаклар авылы китапханәчесе балалар белән берлектә авылнын тыл ветераны Садика апа янында булып кайттылар. Алар ветераннын  хәлләрен белешеп, өй эшләрендә булыштылар, ана укучылар кулы белән эшләнгән бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

Алар алдан төзелгән график нигезендә балаларга профилактик медицина тикшерүе уздырдылар. Балаларның сәламәтлекләрен тикшереп, гомуми анализлар алдылар.

Республикабызда ел саен "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелә. Экстремизмга каршы иң отышлы чара - алдан профилактика үткәрү. Бигрәк тә балалар өчен. Һәр балага һәр кешенең аерым бер шәхес икәнлеген аңлату мөһим. Балаларда, кешеләрне аермыйча, һәркемгә карата ихтирам  тәрбияләү кирәк. Туган якка, халкыңның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт - үз Ватаныңа карата патриотик хисләр тәрбияләү ул. Безнең Олы Мишә балалар бакчасында "Экстремизмга - юк! айлыгы кысаларында үткәрелгән һәр чара  экстремизм, терроризм кебек куркыныч күренешләрне булдырмау максатыннан  үткәрелә.

 Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.  Ул нәниләргә шатлык китерә,  өлгерлек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык кебек матур сыфатлар тәрбияли дөньяны танып белергә өйрәтә. Бакчабызда яшь үзенчәлекләрен искә алып  төрле сюжетлы-ролле уен почмаклары булдырылды.

Бүген бездә рус теле шөгыле . Тема-балалар бакчасы.Рус телен балалар теләп өйрәнәләр.Аларнын сүзлек запаслары арта,сөйләмнәре рус теленә күнегә.Шул ук вакытта рус теленә кызыкчанучанлыгы үсә.Кечкенә әкиятләр,хикәяләр,шигырьләр укыйбыз.

7 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Миннекаева Гөлшат Гаптравефовнаның гомер бәйрәме-туган көне. Хөрмәтле Гөлшат Гаптравефовна! Сезне олы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә зур уңышлар,нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тигез, тыныч тормыш,озын гомер  теләп калабыз.
 Котлы булсын бәйрәмегез,тыныч булсын күңелегез,шатлык- сөенечләр белән тулы булсын гомерегез!

8 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, 9 һәм 11 сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы үтте. Әлеге җыелышта бердәм дәүләт имтиханы турында сөйләшенде. Ата-аналар консультация графиклары белән таныштырылды. Шулай ук җыелыш барышында ашау мәсъәләсе дә каралды. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга  җаваплар алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International