ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Буген без Олы Мәтәскә балалар бакчасында  балалар белән "Янгын куркынычсызлыгы темасына" эңгәмә үткәрдек. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак эш итәргә кирәклеген искә тошердек, янгын чыкканда үзләрен дөрес тотарга кирәклеген анлаттык.

Барлык укучылар да бик теләп иртәнге күнегүләр ясауда катнаштылар. Иртәнге зарядкабыз урамда үтте. Саф һавада булу балалар өчен бик файдалы: укучыларның кәефе күтәрелә, сәламәтлекләре арта.

 

Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән  чыга белү юлларын аңлатырга, өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез. Шул  максаттан  Куркынычсызлык айлыгы кысаларында “Сак булыгыз зур юлларда!” дигән темага әңгәмә уздырылды,  рәсем күргәзмәсе оештырылды, видеоролик күрсәтелде.

Исәпләнгән хезмэт хакынын, 90% акчалата тулэнсә, калган 10% авыл хуҗалыгы продукцияесе белән капланылды.  Июль аеның хезмәт хакы авыл хуҗалыгында эшләучеләргә тулысынча август аенда туләнеп бетте, июль аена уртача хезмәт хакы 16 мең 375 сум. тәшкил итте.

Һәрбер баланың тормышында балалар бакчасына бару зур мөһим вакыйга булып тора. Тәрбияче баланы “яңа тормыш баскычына” тизрәк ияләштерү өчен барлык көчен ,осталыгын эшкә җигә. Иң беренче чиратта ул баланы мөстәкыйль рәвештә үз үзеңә хезмәт күрсәтә белергә өйрәтә, чөнки бала үз үзенә хезмәт күрсәтә белү аша  әйләнә-тирәдәге кешеләргә мөнәсәбәтен формалаштыра, үзенең алар арысында тоткан урынына төшенә.

 Балаларда бу күнекмәләрне формалаштыру дәвамлы процесс, шуңа күрә тәрбиячедән зур сабырлык тәлап итә.Теләче №2 балалар бакчасында балаларның мөстәкыйль рәвештә үз үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен кече төркемнәрдән башлап кертә башлыйлар. Балалар мөстәкыйль рәвештә ашарга, киенергә , юынырга, чишенергә , уенчыкларын җыярга өйрәнәләр.Тәрбияче апалары бу процессны кызыклырак ясау максатыннан , балалар ялыкмасын  өчен күнекмәләр барышында төрле шигырьләр, шаян җырлар кулланалар.

Бакчабыз янәдән балаларның шат авазына күмелде.Беренче көннәрдә тәрбияче балаларны төркемдә урнаштырылган үсеш үзәкләре белән таныштырды.Яңа уку елының эшчәнлек челтәре төзелеп, шөгыльләр башланып китте.Бүген без тәүге әйләнә тирә дөньяны өйрәнү шөгылендә мәктәп белән таныштык.Иң элек букча тутырырга өйрәндек, ә аннары мәктәпкә киттек. Мәктәптә иң беренче класска кердек. Такта,парта, урындыклар, укытучы өстәле белән таныштык.Укытучыларның сорауларына җавап бирдек.Экскурсия балаларга бик ошады. Ахырдан укытучылар белән киңәшләшеп, бакчаның мәктәп белән эшләү планы төзелде.



8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9832 кг.,1 сыерга 15,9 кг. туры килэ,Тан ҖЧҖ 1 сыерга 15,0 кг. туры килә, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 13,7 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  11,9 кг.

"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы”акциясе астында Урта Мишә авыл китапханәсендә «Тормыш игелекле эшләр өчен бирелгән» исемле темага китап күргәзмәсе оештырылып, күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International