Мөстәкыйльлеккә өйрәнәбез

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Һәрбер баланың тормышында балалар бакчасына бару зур мөһим вакыйга булып тора. Тәрбияче баланы “яңа тормыш баскычына” тизрәк ияләштерү өчен барлык көчен ,осталыгын эшкә җигә. Иң беренче чиратта ул баланы мөстәкыйль рәвештә үз үзеңә хезмәт күрсәтә белергә өйрәтә, чөнки бала үз үзенә хезмәт күрсәтә белү аша  әйләнә-тирәдәге кешеләргә мөнәсәбәтен формалаштыра, үзенең алар арысында тоткан урынына төшенә.

 Балаларда бу күнекмәләрне формалаштыру дәвамлы процесс, шуңа күрә тәрбиячедән зур сабырлык тәлап итә.Теләче №2 балалар бакчасында балаларның мөстәкыйль рәвештә үз үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен кече төркемнәрдән башлап кертә башлыйлар. Балалар мөстәкыйль рәвештә ашарга, киенергә , юынырга, чишенергә , уенчыкларын җыярга өйрәнәләр.Тәрбияче апалары бу процессны кызыклырак ясау максатыннан , балалар ялыкмасын  өчен күнекмәләр барышында төрле шигырьләр, шаян җырлар кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International