Менә көтеп алынган сентябрьда килеп җитте.

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бакчабыз янәдән балаларның шат авазына күмелде.Беренче көннәрдә тәрбияче балаларны төркемдә урнаштырылган үсеш үзәкләре белән таныштырды.Яңа уку елының эшчәнлек челтәре төзелеп, шөгыльләр башланып китте.Бүген без тәүге әйләнә тирә дөньяны өйрәнү шөгылендә мәктәп белән таныштык.Иң элек букча тутырырга өйрәндек, ә аннары мәктәпкә киттек. Мәктәптә иң беренче класска кердек. Такта,парта, урындыклар, укытучы өстәле белән таныштык.Укытучыларның сорауларына җавап бирдек.Экскурсия балаларга бик ошады. Ахырдан укытучылар белән киңәшләшеп, бакчаның мәктәп белән эшләү планы төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International