Әлеге сәләтләрне үзеңдә уятырга , яхшылыкны һәм матурлыкны йөрәгең аша тоя белергә генә кирәк. Матурлыкны күреп, аларны төрле төсләр белән кәгазьгә төшерүче талантлы шәхес , рәсем буенча төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаган Зарипова Майя балалар янында кунакта булып китте. Ул балаларга рәсем сәнгате, төсләрне дөрес итеп сайлау буенча киңәшләрен бирде. Балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Майя балаларга гади генә булган рәсемнәрне ничек ясарга кирәклеген аңлатты һәм балалар белән ясап, әлеге рәсемнәрне бергәлектә буядылар. Кунагыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа очрашуларга көтеп калабыз!
Бүген "Экстремизмга- Юк!" айлыгы кысаларында Әбде төп мәктәбендә өйрәтү эвакуациясе үткәрелде. Укучыларга "Экстремизм" һәм "терроризм" төшенчәләре аңлатылды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде.
Татарстанда Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, республика халкынын 20-25 % ел саен шундый прививка ясата. Хәзер грипка каршы прививка бердәм прививкалар календаренә кертелде һәм, грипка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясала. 15 яшькә кадәрге укучыларга, балалар бакчасына йөруче сабыйларга вакцинация ата-аналарның рөхсәте белән ясалырга, аңа кадәр медицина тикшерүе үткәрелергә тиеш. Шушы максаттан, безнең Лесной балалар бакчасы хезмәткәрләре дә грипка каршы вакцина ясаттылар.
Бакчабызда куркынычсызлык айлыгы бара. Айлык буенча план төзелде һәм шул план нигезендә бүген балалар һәм бакча хезмәткәрләре белән " Бәхетсезлек очракларының килеп чыгышы һәм аны булдырмау" «Янгыннан сак булыйк” дигән темага сөйләшү булып узды. Балаларның сәламәтлеген саклау һәм кайгырту- без тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә иртәнге күнегүләр үткәрелде. Барлык укучылар да дәресләр башланганчы спортзалга җыелып, физик күнегүләр ясадылар. Бу укчыларның кәефен күтәрә, сәламәтлекләрен арттыра.
Өлкәннәргә шефлык итү - Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең күркәм традицияләренең берсе. Салкын көннәрдә күңел җылысын бүләк итү өчен, 8 нче сыйныф укучылары үзләре шефлыкка алган Миннегөл әбинең хәлен белергә бардылар. Малайлар ишек алдын тәртипкә китерсәләр, кызлар өй җыештырдылар. Өлкәннәргә ярдәм итү бер яктан өлкәннәргә игътибарлы булырга өйрәтсә, икенче яктан хезмәт тәрбиясе бирә.
Республикада грипка каршы вакцинация башланды. Татарстанда Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, республика халкынын 20-25 % ел саен шундый прививка ясата. Хәзер грипка каршы прививка бердәм прививкалар календаренә кертелде һәм, грипка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясала. 15 яшькә кадәрге укучыларга, балалар бакчасына йөруче сабыйларга вакцинация ата-аналарның рөхсәте белән ясалырга, аңа кадәр медицина тикшерүе үткәрелергә тиеш. Шушы максаттан Үзәк балалар бакчасы хезмәткәрләре дә грипка каршы вакцина ясаттылар.
Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан 07.09.2016 көнне 3нче баллалар бакчасында махсус янгынга каршы эвакуация булып узды . Эвакуациядә барлык балалар бакчасында эшләүчеләр катнашты.Ахырдан тәрбиячеләр мәктәпкәчә әзерлек төркем балаларына, янгын чыккан очракта үзләрен ничек тотарга, аны булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, телефон номерларын кабатлап үттеләр. Вакытлар үтү белән янгын куркынычсызлыгы турында белгәннәре балаларның хәтерендә бәлки калмас та, ә менә янгын сүндерүчеләргә ышану, 01-112 телефоны хәтерләренә гомергә сеңеп калыр.
Тәрбия сәгатендә укучылар безнең якларда очратырга мөмкин булган дару үләннәре белән таныштылар. Җәй көне үзләре җыйган дару үләннәре һәм бакчаларында нинди дару үләннәре үстерүләре турында сөйләделәр. Кроссворд чиштеләр.