Республикада грипка каршы вакцинация башланды.

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, республика халкынын 20-25 % ел саен шундый прививка ясата. Хәзер грипка каршы прививка бердәм прививкалар календаренә кертелде һәм, грипка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясала. 15 яшькә кадәрге укучыларга, балалар бакчасына йөруче сабыйларга вакцинация ата-аналарның рөхсәте белән ясалырга, аңа кадәр медицина тикшерүе үткәрелергә тиеш. Шушы максаттан, безнең Лесной балалар бакчасы хезмәткәрләре дә грипка каршы вакцина ясаттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International