Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан 07.09.2016 көнне 3нче баллалар бакчасында махсус янгынга каршы эвакуация булып узды . Эвакуациядә барлык балалар бакчасында эшләүчеләр катнашты.Ахырдан тәрбиячеләр мәктәпкәчә әзерлек төркем балаларына, янгын чыккан очракта үзләрен ничек тотарга, аны булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, телефон номерларын кабатлап үттеләр. Вакытлар үтү белән янгын куркынычсызлыгы турында белгәннәре балаларның хәтерендә бәлки калмас та, ә менә янгын сүндерүчеләргә ышану, 01-112 телефоны хәтерләренә гомергә сеңеп калыр.