Өлкәннәргә шефлык итү - Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең күркәм традицияләренең берсе. Салкын көннәрдә күңел җылысын бүләк итү өчен, 8 нче сыйныф укучылары үзләре шефлыкка алган Миннегөл әбинең хәлен белергә бардылар. Малайлар ишек алдын тәртипкә китерсәләр, кызлар өй җыештырдылар. Өлкәннәргә ярдәм итү бер яктан өлкәннәргә игътибарлы булырга өйрәтсә, икенче яктан хезмәт тәрбиясе бирә.