Республикабызда ел саен "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелә. Экстремизмга каршы иң отышлы чара - алдан профилактика үткәрү. Бигрәк тә балалар өчен. Һәр балага һәр кешенең аерым бер шәхес икәнлеген аңлату мөһим. Балаларда, кешеләрне аермыйча, һәркемгә карата ихтирам тәрбияләү кирәк. Туган якка, халкыңның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт - үз Ватаныңа карата патриотик хисләр тәрбияләү ул. Безнең Олы Мишә балалар бакчасында "Экстремизмга - юк! айлыгы кысаларында үткәрелгән һәр чара экстремизм, терроризм кебек куркыныч күренешләрне булдырмау максатыннан үткәрелә.