7 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә язучы Мәхмүт Галәүгә 130 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәгә куелган “Болганчык еллар”, “Мөһәҗирләр” романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар. Күргәзмә укучыларыбызга аның иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.