Мәктәп китапханәләрен уку-укыту, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максаты белән 2016 елның 21 октябрена кадәр “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип исемләнгән республика акциясе үткәрелә. Бүгенге көндә әлеге акция нәтиҗәсендә мәктәп китапханәләре 230 китапка тулыланды.