5 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Республика күләмендә “Көзге игелек атнасы- изге эшләр эстафетасы”акциясе бара. Олы Мишә урта мәктәбендә, план буенча, чаралар уза. Һәр сыйныфка отряд вожатыйлары билгеләнде. Беренче сыйныф әйдаманнары нәни дусларыбызга мәктәпкә ияләшергә ярдәм итәләр. Озын тәнәфесләрдә башлангыч сыйныф укучылары белән хәрәкәтле , җырлы-биюле уеннар оештыралар. Беренче сыйныф укучыларын каршы алу һәм дәресләрдән соң озату да әйдаманнарга йөкләнде.
Дәреснең максаты –җир шарындагы барлык милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту иде. Бу чарага социаль ярдэм алучы балалар чакырылды.
Китап укучы балалар республикабызның гүзәл бер төбәге булган Теләче районы барлыкка килү тарихы, аның истәлекле урыннары, данлыклы кешеләре белән таныштылар.
Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә яшүсмерләргә Россия Федерациясе сайлау системасы төшенчәсе, аның асылы, төп чыганаклары, структурасы, сайлау хокукының принциплары белән таныштыру, сайлау процессында сайлаучыларның ролен аңлату максатыннан “Сайлаулар-мөһим вакыйга” исеме белән тематик күзәтү үткәрелде.
Быелгы җәй эссе һәм яңгырларсыз килсә дә бакчада мул уңыш үстерергә комачау итә алмады.Безнең Сауш балалар бакчасында һәртөрле яшелчә ишелеп уңды.Моңа бакча эшчеләренең тырышып эшләве,вакытында су сибеп ,чүп үләннәрен утап торуы да ярдәм итте.Бүген без бакчабыздан кабакларны җыеп алдык.Зур-зур кабакларны күреп шундый уңыш алуыбыз белән сөендек һәм балаларны кабак бөккәне пешереп сыйладык.
Танылган шагыйрә Флёра Гыйззәтуллина – язмыштан үз авырлыгын, үз кичерешләрен, үз проблемаларын алып иҗатка кереп киткән кеше. Әлеге күргәзмә китап укучыларыбызга аның иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.
5 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә түгәрәк өстәл янында “Киләчәкне бергә сайлыйбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Газизова Рузалия яшь сайлаучыларга авыл һәм районыбыздагы үзгәрешләр белән таныштырды. Бу үзгәрешләр безнең киләчәгебез икәнен аңлатты һәм сайлауда үз тавышларын бирергә чакырды.