Быелгы җәй эссе һәм яңгырларсыз килсә дә бакчада мул уңыш үстерергә комачау итә алмады.Безнең Сауш балалар бакчасында һәртөрле яшелчә ишелеп уңды.Моңа бакча эшчеләренең тырышып эшләве,вакытында су сибеп ,чүп үләннәрен утап торуы да ярдәм итте.Бүген без бакчабыздан кабакларны җыеп алдык.Зур-зур кабакларны күреп шундый уңыш алуыбыз белән сөендек һәм балаларны кабак бөккәне пешереп сыйладык.