5 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Республика күләмендә “Көзге игелек атнасы- изге эшләр эстафетасы”акциясе бара. Олы Мишә урта мәктәбендә, план буенча, чаралар уза. Һәр сыйныфка отряд вожатыйлары билгеләнде. Беренче сыйныф әйдаманнары нәни дусларыбызга мәктәпкә ияләшергә ярдәм итәләр. Озын тәнәфесләрдә башлангыч сыйныф укучылары белән хәрәкәтле , җырлы-биюле уеннар оештыралар. Беренче сыйныф укучыларын каршы алу һәм дәресләрдән соң озату да әйдаманнарга йөкләнде.