ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Мәктәптә 2нче сентябрь көнне «Бергә яктырак» бөтенроссия фестивале кысаларында электр энергиясен саклау  буенча бердәм класс сәгатьләре үтте.

10 сыйныфта класс сәгатен АО «Татэнергосбыт» инженеры Фәнил Гайфутдинович hәм техник Алеся Николаевна уткәрделәр. Алар укучыларга электр энергиясен саклау кирәклеге турында сүз алып бардылар hәм аның проблемалары турында сөйләделәр. Энергия чыганакларын көнкүрештә генә түгел, ә мәктәп тормышында да ничек дөрес итеп файдалану турында искәрттеләр.

   Бүген Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары белән «Светофория иленә сәяхәт» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча мавыктыргыч хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Юл йөрү кагыйдәләре турында яңа белемнәр тупладылар.

2016 елның 2 сентябрь көнне  районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Николаева Альбина Мәгъсүмовна (Үзәк мәктәбе), Закирова Гөлназ  Миннехановна ( Кече Кибәхуҗа мәктәбе),Сәлмәнова Гүзәлия Рафиковна (Теләче мәктәбе) “ 2015-2016 уку елында укучыларның республика олимпиадасы  нәтиҗәләре  һәм  2016-2017 уку елына олимпиада хәрәкәтенең үсеш юнәлешләре” дигән темага үткәрелгән республика семинарында катнаштылар.

 

   1 сентябрь көнне район мәктәпләрендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек корбаннары истәлегенә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре бурычларын үтәгәндә һәлак булган  хезмәткәрләргә багышлап  сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

2016-2017 уку елында 1 нче сыйныфка укырга 132 укучы керде. Барлык укучыларны да килгән кунаклар, мөгаллимнәр һәм әти-әниләр котлады.

Мәктәпләрдә белем бәйрәмен үткәрү" дигән темага җыелыш үткәрелде. Җыелышта мәктәпләрнең 2016-2017 уку елына мөгаллимнәр белән туплануы, укыту-тәрбия планнары төзелеп раслануы, 1 сентябрь - Белем бәйрәмен мәктәпләрдә ничек үткәрү, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше  турында сөйләшенде.

“Белем” көне  һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана. Ата-аналар да, мөгаллимнәр дә әлеге бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр. Бу уку елының беренче дәресе Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенәбагышланды. Дәрес барышында укучылар балалар хәрәкәте буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.

Бәйрәмгә район үзәгеннән килгән вәкил  Емельянов Юрий Иван улы, Игенче ширкате рәисе Яхин Рафис Рәшит улы һәм башка оешмалардан килгән җитәкчеләребез, ветеран -укытучыларыбыз катнашты. Бәйрәм җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфка авыл җирлеге буенча  3 укучы кабул ителде. "Белем бәйрәме" нән соң сыйныфларда  тәрбия сәгатье үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International