Бүген бәйрәм- Белем бәйрәме! Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы да бүген үзенең нәни дусларын кабул итте. Барлыгы яңа дүрт бала беренче тапкыр балалар бакчасы ишеген ачып керде. Быелгы яңа уку елында биредә унөч бала белем һәм тәрбия алачак. Балалар бакчасы яңадан балалар шау-шуына күмелде.Елдагы гадәт буенча без бүген дә башлангыч мәктәпкә белем бәйрәменә кердек. Укучыларның матур чыгышлары, чәчәк букетлары, шат елмаюлары, өлкән ап-абыйларның изге теләкләре балаларыбызга бик ошады.2 кызыбыз укучылар белән “Мәктәп” дигән биюдә катнашты.
Барлык укытучыларны, укучыларны,тәрбиячеләрне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Авырмыйча, исән-сау сөенеп яшәргә язсын!
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Теләче районында булып, авыл инфраструктурасының ике яңа объектын - Теләче елгасы ярында төзелгән яңа паркны, Караширмә авылында файдалануга тапшырылган клубны ачуда катнашты. Парламент башлыгы шулай ук районның җәмәгать судьясы кабул итә торган төзекләндерелгән 1 нче номерлы суд участогы бинасын карады.
Теләче җирлекара китапханәсендә шушы уңайдан китап укучылар өчен «Терроризму нет!» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Балаларга Россия тарихы, туган як тарихы турында сөйләнелде.
Россия һәм чит ил авторларының әсәрләре буенча сораштыру уздырдылар. Әңгәмәдән соң, балаларга Шарль Перроның "Золушка" фильмын күрсәттеләр.
Очрашу төрле спорт ярышлары, җыр һәм бию белән үрелеп барды.
Әлеге чараның төп максаты балаларга дәүләт флагының килеп чыгу тарихы һәм патриотик тәрбия бирү йөзеннән үткәрелде.
Чара вакытында балаларга презентация күрсәтелде һәм кроссвордлар чишелде.
Быел 1 нче сыйныфка 3 бала укырга керде. Укучылар укытучыларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмгә килгән кунаклар да күп булды, алар һәрберсе 1 нче сыйныф укучыларын белем көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм ахырында укучылар 1 нче кыңгырау авазында классларга - белем илләренә таралыштылар.