ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Тамашачылар,  җырчылар  - Ләйсән Шигапова, Фирая Хадиуллина , Гөлинә Мирзаянова, Фәнил Галиев, Айсылу Гайнетдинова, Гөлия һәм Камилә Кадировалар, Рания һәм Рәмзия Хузиналар, Газинур  Гильмуллин, кызлар вокаль ансамбле, гармунчылар – Ольга  Иксанова, Хәлим Галиев һәм Газинур Гильмуллин, биючеләр –Гүзәл Рахматуллина, Мәгүзә Зиятдинова, “Балачак” бию төркеме чыгышларын  яратып тынладылар.

Әлеге чараның максаты: үсеп килүче яшьләрнең террорлык турындагы күзаллауларын формалаштыру, уяу булырга кирәклекне һәм башка нация кешеләрен тигез күрергә өйрәтү иде.

На ней представлены книги, помогающие осознать прелести школьной жизни.  Выставка привлекает посетителей газетой, нарисованной специально к первому сентября нашей постоянной читательницей Колбасовой Ксенией ученицей 6 класса.

1 сентябрь-Белем бәйрәме көне кояшлы да, яңгырлы да, моңсу да , шатлыклы да була. Бүгенге белем көненең яңгырлы булуына карамастан, Олы Мишә урта мәктәбендә бәйрәм бик күңелле үтте. Чөнки безнең укучыларыбызны якты, матур, яңача  төзекләндерелгән мәктәп каршы алды. Белем бәйрәме белән котларга Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нәгим улы, район мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна һәм башка хөрмәтле җитәкчеләребез килгән иде. Мәктәп директоры Сафин Айнур Солтангали улы, килгән мөхтәрәм кунаклар беренче сыйныфларны, укучыларны, мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләделәр.Ә укучыларыбыз үзләренең рәхмәт хисләрен матур җыр, дәртле бию, сәнгатьле шигырьләре аша җиткерделәр. Бәйрәмнең күрке булып 1 нче сыйныфка укырга килүче 7 укучы булды. Алар тырышып укырга, илебезнең, Республикабызның ышанычлы алмашчылары булып үсәргә сүз бирделәр.

Чарада республиканың кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча ТР Чемпионатында 3 нче урын яулаган, һәм балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров кул астында шогыльләнүче 2005/2006 елгы яшүсмерләрне бүләкләделәр. Тәбрикләү сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин җиткерде, яшь футболчыларга яңа формалар, аларның тренерына футбол туплары тапшырды. 

Айдар авылы китапханәсендә татар әдәбияты тарихында тормыш һәм иҗат юлы катлаулы булган язучы И.Салаховның  тууына 105 ел тулуга багышлап  «Тайгак кичүләрне кичкән ир» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә язучының әсәрләре, әдәби эшчәнлеге турында мәгълүматлар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International