Чарада республиканың кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча ТР Чемпионатында 3 нче урын яулаган, һәм балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров кул астында шогыльләнүче 2005/2006 елгы яшүсмерләрне бүләкләделәр. Тәбрикләү сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин җиткерде, яшь футболчыларга яңа формалар, аларның тренерына футбол туплары тапшырды.