Айдар авылы китапханәсендә татар әдәбияты тарихында тормыш һәм иҗат юлы катлаулы булган язучы И.Салаховның тууына 105 ел тулуга багышлап «Тайгак кичүләрне кичкән ир» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә язучының әсәрләре, әдәби эшчәнлеге турында мәгълүматлар куелды.