Бүген бәйрәм- Белем бәйрәме! Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы да бүген үзенең нәни дусларын кабул итте. Барлыгы яңа дүрт бала беренче тапкыр балалар бакчасы ишеген ачып керде. Быелгы яңа уку елында биредә унөч бала белем һәм тәрбия алачак. Балалар бакчасы яңадан балалар шау-шуына күмелде.Елдагы гадәт буенча без бүген дә башлангыч мәктәпкә белем бәйрәменә кердек. Укучыларның матур чыгышлары, чәчәк букетлары, шат елмаюлары, өлкән ап-абыйларның изге теләкләре балаларыбызга бик ошады.2 кызыбыз укучылар белән “Мәктәп” дигән биюдә катнашты.
Барлык укытучыларны, укучыларны,тәрбиячеләрне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Авырмыйча, исән-сау сөенеп яшәргә язсын!