Фәрит Мөхәммәтшин: “Чирек гасырлык тарихында Теләче районы сизелерлек үзгәрде”

2016 елның 2 сентябре, җомга
 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Теләче районында булып, авыл инфраструктурасының ике яңа объектын - Теләче елгасы ярында төзелгән яңа паркны, Караширмә авылында файдалануга тапшырылган клубны ачуда катнашты. Парламент башлыгы шулай ук районның җәмәгать судьясы кабул итә торган төзекләндерелгән 1 нче номерлы суд участогы бинасын карады. 

Теләчедә яр буе линиясе бәйрәмчә мохиттә ачылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә керү урынына аркылы сузылган символик кызыл тасманы Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башка рәсми затлар кисте. “Республика халкы өчен уңайлы иҗтимагый киңлекләр булдыру Татарстан үсешенең мөһим бер юнәлеше булып тора”, - дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин анда. 

2015 елдан бирле парклар һәм скверлар төзү һәм үзгәртеп кору программасы буенча республикада 182 шундый объект булдырылды һәм уңайлыклар белән тәэмин ителде. Авыл һәм шәһәр кешеләре ялы өчен уңайлы шартлар булдыруда Су саклау зоналары елы кысаларында үткәрелә торган чаралар шуның логик дәвамы булып тора. Республика күләмендә 21 шундый объектта уңайлыклар булдыру быелгы планга кертелгән.

Парламент башлыгы шулай ук искәртеп үткәнчә, Теләче районы быел 25 еллыгын билгеләп үтә. Аны яңадан торгызу турындагы карар чирек гасыр элек, районның тагын да зуррак тарихы булуга карамастан, ТР Югары Советы сессиясендә кабул ителде. 

Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшинга ул елларда районның мөстәкыйль муниципаль берәмлек булу карарын хуплаган өчен рәхмәт әйтте. 

“Үзенең чирек гасырлык тарихында Теләче районы сизелерлек үзгәрде, яңа төзелгән һәм искеләре үзгәртеп корылган мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм башка объектлар шуның дәлиле”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

Яр буе линиясен ачу тантанасыннан соң ТР Дәүләт Советы Рәисе районның җәмәгать судьясы кабул итә торган 1 нче номерлы суд участогын күздән кичерде. Биредә күптән түгел капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Шуның өчен Татарстан бюджетыннан 5 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән булган. Ф.Мөхәммәтшин суд системасының республика районнарында андый беренчел звеносының халык өчен әһәмиятенә игътибарны юнәлтте. 

Караширмә авылында бүген республика парламенты башлыгы 50 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йортын ачты. Шунда ук башлангыч мәктәп тә урнашкан. Быел анда 4 кенә бала укырга керә, Фәрит Мөхәммәтшин демографик күрсәткечнең түбән булуына үкенеч белдерде.

Республика өчен авыл җирлегендә тулыканлы яшәү, эшләү өчен шартлар тудыру өстенлекле дәүләт бурычы булып тора, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе. Бөтен җирдә урбанизация күренеше нәтиҗәсе шуңа китерә – республика халкының чиреге генә авылда яши – барысы 932 мең кеше. 

Искәртеп үтик: бүген ачылган авыл мәдәният йорты, республика буенча шундый 181 объект кебек үк, республиканың “Авыл клублары” программасы буенча төзелгән. Программа гамәлдә булган арада Теләче районында гына да шундый 4се төзелде: Югары Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Түбән Саурыш авылларында.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Андрей Данилов фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International