1 сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә “Без мәктәпкә ашыгабыз, дөньяны аңлыйсы бар” дип исемләнгән кичә-монтаж булып узды.

2016 елның 2 сентябре, җомга

Быел 1 нче сыйныфка 3 бала укырга керде. Укучылар укытучыларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмгә килгән кунаклар да күп булды, алар һәрберсе 1 нче сыйныф укучыларын белем көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм ахырында укучылар 1 нче кыңгырау авазында классларга - белем илләренә  таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International