Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, “Экстреизмга-Юк!” айлыгы кысаларында "Терроризмның милләте юк!" дип исемләнгән мәктәпкүләм чара булып үтте. Чараның максаты:теракт куркынычы туганда үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, толерантлык,сакчыллык, тирә- юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итү. Балалар иртәсендә 11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясадылар, тема буенча видеоролик, Беслан фаҗигасен сурәтләгән кадрлар күрсәтелде. Бу файдалы чараны 11 нче сыйныф җитәкчесе Замалутдинова А.Р. үткәрде.
Памятная дата связана с трагическими событиями в 2004 году, когда в результате захвата в заложники детей, их родителей и учителей в школе №1 г. Беслан погибли 334 человека. Данное мероприятие проходило, почтением памяти жертв террористических атак, а так же сотрудников спецслужб и правоохранительных органов, погибших при исполнении служебного долга. Организаторами данного мероприятия были Молодежный центр «Олимп», Комиссия по делам несовершеннолетних Ихсанов Р.А. Всего приняло участие 25 детей.
2 сентябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында районыбыз башлыгы Илдус Фатихович Зарипов халык белән очрашып сөйләште. Җыелышта шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Хоснуллин Равил Камилович катнашты һәм чыгыш ясады. Республикабыз, районыбыз турында сөйләшүләр алып барылды. Соңыннан Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре концерты тәкъдим ителде. Кичә барлык килгән халыкның күңеленә үтеп керде һәм мондый очрашуларны күбрәк оештырырга кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде.
Бүген, 3 сентябрьдә, илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.
Бүген безнең балалар бакчасындада балаларга террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан әңгәмә үткәрелде.
Беренче сентярьдә барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында беренче дәрескә дәшеп кыңгырау чыңлады. Бүген бәйрәм- Белем бәйрәме! Безнең Олы Мишә балалар бакчасы да бүген үзенең нәни дусларын кабул итте. Барлыгы яңа алты бала беренче тапкыр балалар бакчасы ишеген ачып керде. Быелгы яңа уку елында биредә уналты бала белем һәм тәрбия алачак. Балалар бакчасы яңадан балалар шау-шуына күмелде.
Барлык укытучыларны, укучыларны,тәрбиячеләрне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез.
“ Тәрбия китабы” нда балаларга биргән нәсыйхәттә күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри болай дип яза: “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары бу хакта хәзердән үк уйлана башладылар: төрле теләк-хыяллар барлыкка килде. Һәм үзләренә кирәкле сайлап алу фәннәреннән БДИ,ДЙА га бүгеннән үк хәзерлек эшләре башланды.
Олы Мишә урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы”айлыгы дәвам итә. Шулай ук 1нче сентябрьдән экстремизмга каршы чаралар үткәрү планы төзелде. План нигезендә мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. 2 нче сентябрь көнне барлык сыйныфларда “Терроризмга-Юк! ” темасы астында сыйныф сәгатьләре үтте.
Олы Мишә урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы”айлыгы дәвам итә. Шулай ук 1нче сентябрьдән экстремизмга каршы чаралар үткәрү планы төзелде. План нигезендә мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. 2 нче сентябрь көнне барлык сыйныфларда “Терроризмга-Юк! ” темасы астында сыйныф сәгатьләре үтте.