День солидарности в борьбе с терроризмом

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 3 сентябрьдә, илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.
 

Бүген безнең балалар бакчасындада балаларга террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International