Белем көне белән!

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Беренче сентярьдә барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында беренче дәрескә  дәшеп кыңгырау чыңлады.  Бүген бәйрәм- Белем бәйрәме! Безнең Олы Мишә балалар бакчасы да бүген үзенең нәни дусларын кабул итте. Барлыгы яңа алты бала беренче тапкыр балалар бакчасы ишеген ачып керде. Быелгы яңа уку елында биредә уналты бала белем һәм тәрбия алачак. Балалар бакчасы яңадан балалар шау-шуына күмелде.

Барлык укытучыларны,  укучыларны,тәрбиячеләрне  Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International