ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

“Белем” көне - иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана. Ата-аналар да, бакча хезмәткәрләре дә әлеге бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр.

Бүген барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында, шул исәптән безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында да  - Белем бәйрәме булып үтте. Быелгы уку елында бакчабызга дүрт бала килде. Хормэтле коллегалар, тәрбиячеләр ! Сезнең барыгызны да Белем көне белән тәбрик итәбез. Сезгә саулык-сәләмәтлек, озын гомер, эшегездә зурдан- зур уңышлар телибез.

Бу көнне һәрберебез, беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә дулкынланып, шатланып  каршы ала. Быел 1 нче сыйныфка, безнең Шәтке балалар бакчасыннан 2 бала мәктәпкә бара. Аларны беренче кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз.

Шушы  уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Чал тарихлы Казан ”дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Бүген Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә – бәйрәм!  Белем бәйрәме-беренче кыңгырау бәйрәме. Мәктәп еллары-кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә баланың  башлап укырга килү көне-зур  бәйрәм. Беренче сентябрь иртәcе кояшлы да ,болытлы да, яңгырлы да була.Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә  кояшлы булып иңә.Ничек шулай булмасын! Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Күрегез, ничек матур безнең балалар! Кулларында-чәчәкләр, күңелләрендә - бәйрәм!Укучылар Белем бөйрәме тәмамлангач беренче дәресләре- сыйныф сәгатенә таралдылар. Яңа 2016 - 2017 нче уку елында һәммәбезгә саулык - сәламәтлек, зур уңышлар телибез!

Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә шаулап “Белем бәйрәме”  үтте. Быел беренче сыйныфка 5 укучы килде. Укучыларны тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Алар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Максабаш башлангыч мәктәбе яңа уку елын башлап җибәрде. Бәйрәм тантанасында кунаклар һәм әти-әниләр катнашты. Яңа уку елына теләкләр теләнде.Укучыларны һәм мөгаллимнәрне дәрескә дәшеп, кабат беренче кыңгырау чыңлады. Бу уку елында мәктәп бусагасын 3 бала атлап керде. Бәйрәм тантанасы әзерлекле, эчтәлекле, күңелле узды. Яңа уку елы котлы булсын! Яңадан яңа уңышлар һәм үрләр яуларга язсын! Хәерле сәгатьтә!


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 сентябрь-Белем бәйрәме көне кояшлы да, яңгырлы да, моңсу да , шатлыклы да була. Бүгенге белем көненең яңгырлы булуына карамастан, Олы Мишә урта мәктәбендә бәйрәм бик күңелле үтте. Чөнки безнең укучыларыбызны якты, матур, яңача  төзекләндерелгән мәктәп каршы алды. Белем бәйрәме белән котларга Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нәгим улы, район мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна һәм башка хөрмәтле җитәкчеләребез килгән иде. Мәктәп директоры Сафин Айнур Солтангали улы, килгән мөхтәрәм кунаклар беренче сыйныфларны, укучыларны, мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләделәр.Ә укучыларыбыз үзләренең рәхмәт хисләрен матур җыр, дәртле бию, сәнгатьле шигырьләре аша җиткерделәр. Бәйрәмнең күрке булып 1 нче сыйныфка укырга килүче 7 укучы булды. Алар тырышып укырга, илебезнең, Республикабызның ышанычлы алмашчылары булып үсәргә сүз бирделәр.

1 сентябрь – Белем көне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миннегулов  Илдар Әминович , Теләче авыл советы җитәкчесе Хамидуллин  Илнур  Хазинурович, “ Игенче” авылхуҗалыгы  директор урынбасары Гилметдинов Илнур Зәйнетдинович, район “ ДОСААФ” оешмасы җитәкчесе Нуртдинов  Раис Рөстәмович  Рафхатович  һәм мәктәп директоры Раиль Расифович Назипов  котлады. Бәйрәм ачык дәресләр белән дәвам итте. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!

Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык. Яңа уку елын башлап Баландыш авыл китапханәсендә "Белемгә юл-китапханә аша"дигән күргәзмә куелды. Күргәзмәгә балалар, укытучылар, тәрбиячеләр өчен методик ярдәмлек,төрле тематик дәресләрне үз эченә алган китаплар куелды.

Квест уены “белем иленә” сәяхәт итүдән башланып китте. Уен барышында музыкаль залның ишегенең ачкычын явыз сихерче яшереп куйганы, аны табу өчен төрле сынаулар узырга кирәклеге беленде.Әмма балалар югалып калмадылар: табышмакларга да җавапны таптылар, хәрәкәтле уеннарда да сынатмадылар. Серле ачкычны бөтен бакча буйлап эзли торгач, беренче каттагы чәчәктән табып алып, зал ишеген ачып кереп, анда рәхәтләнеп биеделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International