Белем бәйрәме белән!

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрь-Белем бәйрәме көне кояшлы да, яңгырлы да, моңсу да , шатлыклы да була. Бүгенге белем көненең яңгырлы булуына карамастан, Олы Мишә урта мәктәбендә бәйрәм бик күңелле үтте. Чөнки безнең укучыларыбызны якты, матур, яңача  төзекләндерелгән мәктәп каршы алды. Белем бәйрәме белән котларга Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нәгим улы, район мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна һәм башка хөрмәтле җитәкчеләребез килгән иде. Мәктәп директоры Сафин Айнур Солтангали улы, килгән мөхтәрәм кунаклар беренче сыйныфларны, укучыларны, мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләделәр.Ә укучыларыбыз үзләренең рәхмәт хисләрен матур җыр, дәртле бию, сәнгатьле шигырьләре аша җиткерделәр. Бәйрәмнең күрке булып 1 нче сыйныфка укырга килүче 7 укучы булды. Алар тырышып укырга, илебезнең, Республикабызның ышанычлы алмашчылары булып үсәргә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International