1 нче сентябрь - Белем көне уңаеннан мәктәптә бәйрәм үтте.Быелгы уку елында беренче сыйныфка 3 бала укырга керде.Беренчеләр өчен беренче тапкыр кыңгырау яңгырады.Аларны бәйрәм белән беренче укытучылары Тимербайева Ф.М, бәйрәмгә килгән кунаклар,әти-әниләре котладылар.
Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез! Безнең балалар бакчасында да бәйрәм бик күңелле үтте, бакчабызга беренче тапкыр килүче балаларны кабул иттек. Барыбызга да бу уку елында исән-сау эшләргә язсын!
Яшьләрне наркомания белән куркытып кына зур уңышка ирешеп булмый. Алар кечкенәдән үк моның азагы аяныч тәмамланасын, упкынга илтүче юл икәнлеген аңлап үсәргә тиешләр. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән “Упкынга илтүче юллар” исеме белән әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә тәкъдим ителде. Бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына кеше үзе дә, тормышы да матур булачак. Наркомания яхшылыкка илтми, моны һәркем аңларга, сәламәтлекләрен сакларга тиеш.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г. укучыларга “Казан шәһәре буйлап...” презентациясе ярдәмендә башкаланың күренекле урыннары һәм дәүләтебезнең экономика, культура, спорт өлкәләрендәге үсеше турында сөйләде. Укучылар шулай ук «Татарстанның милли символлары» презентациясен карап Татарстанның флагы, гербы, гимны турында мәгълүмат алдылар. Очрашу ахырында укучылар викторина сорауларына җавапларын бирделәр.
Теләченең беренче номерлы ясле бакчасында уку елының беренче” Яңа 2016-17 уку елына ФДББС нигезендә уку укыту эшчәнлеге перспективалары” дигән тема астында педагоглар җыелышы булып узды. Анда түбәндәге сораулар буенча фикер алышулар булды:җәйге чорга анализ,яңа уку елына әзерлек,2016-17 уку елына еллык план , эш графигы, перспектив планнар, мәктәп белән эшчәнлек планы, көнлек режим, шөгыльләр расписаниесе, УМК буенча эшчәнлек планы расланды.
2016 елның 31 август көнендә Теләче муниципаль районының утырышлар залында Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары М. Р. Гафаров хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.
Очрашудан соң “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булды.
Бу бәйрәмдә безнең Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар да катнашты. Алар тәрбияче апалары белән берлектә парк буенча экскурсия ясадылар һәм иң беренчеләрдән булып парк тирәсендә урнашкан уен мәйдәнчыгын “сынап карадылар”. Уен мәйданчыгындагы таганнарда атыну, комлыкта уйнау барлык балаларның да күңеленә хуш килде.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Тан ҖЧҖ 1 сыерга 15,8 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9524 кг.,1 сыерга 15,4 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 15,3 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 12,0 кг.