Яшьләрне наркомания белән куркытып кына зур уңышка ирешеп булмый. Алар кечкенәдән үк моның азагы аяныч тәмамланасын, упкынга илтүче юл икәнлеген аңлап үсәргә тиешләр. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән “Упкынга илтүче юллар” исеме белән әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә тәкъдим ителде. Бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына кеше үзе дә, тормышы да матур булачак. Наркомания яхшылыкка илтми, моны һәркем аңларга, сәламәтлекләрен сакларга тиеш.