Белем көне белән!

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез! Безнең балалар бакчасында да бәйрәм бик күңелле үтте, бакчабызга беренче тапкыр килүче  балаларны кабул иттек. Барыбызга да бу уку елында исән-сау эшләргә язсын!

Исәнме, бакча,исәнме мәктәп!

Без сезне сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International