ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

27 август көнне  Алан мәдәният йортында педагогик хезмәткәрләрнең  пленар утырышы булып узды. Утырышта 2015/2016 нчы уку елына анализ ясалды,   уңышларга ирешкән укытучыларны һәм  белем бирү учрежденияләрен бүләкләү тантанасы  булды.     Яңа уку елына әзерлек  буенча Баландыш төп мәктәбе 2нче урынны яулады.  Башлангыч сыйныф укытучысы Сафина А.Э.    ТР Теләче муниципаль районы  башлыгының Мактау грамотасы белән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Музафарова Р.Н.      мәгариф бүлегенең  Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз аларны!

Нәни кызлар арасында булган гүзәллек ярышы гомумән ярыш буларак кына түгел, ә үзенчәлекле мәдәни акция буларак кабул ителде. Чөнки бәйге Республика көне уңаеннан бәйрәм кысаларында узды.
Гүзәл кызларыбыз җыелган халыкка үзләренең өйрәнгән шигырь-җырларын тәкъдим иттеләр, матур күлмәкләрен күрсәттеләр. Бәйгенең җиңүчесе итеп безнең 3нче балалар бакчасыннан– Галимова Нәфисә билгеләнде. Шулай ук шушы бәйгедә катнашып Набиуллина Самирә “Мисс шарм”, Майсурадзе Карина “Мисс Кокетка”, Майсурадзе Ангелина “Мисс Грация”дигән исемнәргә лаек булдылар. Катнашкан баларның әти-әнисенә зур рәхмәт, алга таба да шулай актив катнашырлар дип өметләнәбез.

Яңа уку елына аяк басар алдыннан укытучыларның традицион август киңәшмәсе уздырыла бит.  Бу мәгариф өлкәсе җитәкчеләренә алга таба эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек биргән төп чара. Быел мөгаллимнәр Алан җирлегендә җыелды.

Белем бирү сыйфатын билгеләүче рейтингны игълан итү исә ел  саен  мөгаллимнәр җыелышының төп вакыйгасы булып тора. Быел да иң алдынгы мәктәпләр һәм балалар бакчасын билгеләп үттеләр. Безнең 3нче балалар бакчасы 3 урынны яулады, уку елына әзерлек буенча 1 урында.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле  райондашлар һәм кайткан кунаклар!

Сезне Теләче муниипаль район Советы, район Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Республика көне белән кайнар котлыйм. Татарстаныбызда  кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья  аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.

Татарстанның һәр төбәге кебек,  Теләче районы да  әлеге бәйрәмгә үз уңышлары белән килә һәм бүләкләрен әзерли. Болар-кырларда үстерелгән игеннәрнең җыелуы, аерым терлекчелектәге уңышлар, яңа төзелгән йортлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар-ФАПлар, мәдәният йортлары, яңартылган юллар  һәм башка күп кенә район күләмендә башкарылган эшләребез.  Боларның барысын да башкарып чыгарга халкыбызның бердәм, тату булуы, ә бу үз чиратында  республикабызның  тотрыклы үсеш алып баруында ярдәм итә.

Һәр татарстанлы өчен мәгънәле һәм мөһим булган бәйрәм – Республика  көне  белән кайнар тәбрикләп, һәммәгезгә нык исән

29 нчы август көнне Теләче урта мәктәбендә “ Теләче урта гомбелем мәктәбенең 2015-2016 нче  уку елында  укыту – тәрбия эше  нәтиҗәләре. Яңа уку елына максатлар һәм бурычлар” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар фәннәр буенча эш программаларын тикшереп, кабул иттеләр. Укыту-тәрбия эшләре буенча яңа уку елына  максатлар һәм бурычлар куелды.

Шул уңайдан  Субаш авыл китапханәсендә “Казаным - рухи башкалам! "Татарстан уртак йортыбыз” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Китап укучыларыбыз республикабыз турындагы мәгълүматны шул  күргәзмәдән ала алалар. 

Безнең укучыларыбыз биредәге күргәзмә аша безнең Республика, Татарстанның башкаласы турында танышып, бүгенге датаны иң мөһим тарихи вакыйгаларны үз эченә алган көн дип истә калдырырлар. 

Была организована выставка из изделий, сделанных нашими умельцами, также подготовили, выставочный стол “Көзге муллык”. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International