Яңа уку елына аяк басар алдыннан укытучыларның традицион август киңәшмәсе уздырыла бит. Бу мәгариф өлкәсе җитәкчеләренә алга таба эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек биргән төп чара. Быел мөгаллимнәр Алан җирлегендә җыелды.
Белем бирү сыйфатын билгеләүче рейтингны игълан итү исә ел саен мөгаллимнәр җыелышының төп вакыйгасы булып тора. Быел да иң алдынгы мәктәпләр һәм балалар бакчасын билгеләп үттеләр. Безнең 3нче балалар бакчасы 3 урынны яулады, уку елына әзерлек буенча 1 урында.