Чираттагысы, 27 август көнне җәйне озату уңаеннан “Хуш каникул, Сау бул, Җәй!” исемле бәйрәм үтте.
27 август көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Рузалия Газизова туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау максатыннан китап укучы балаларны “Туган җирем Татарстан” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Табигать кочагында укучыларны яңа китаплар белән таныштырып, алардан кызыклы хикәя, шигырьләр укып, ошаган китапларын балаларның өйләренә укырга биреп җибәрде.
Әлеге конкурсның максаты: чишмәләрне кайгырту, табигатьне саклау, экологик тәрбия бирү, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балалар үз рәсемнәрендә чагылдырган авылыбыз чишмәләре һәрвакыт челтерәсеннәр, көмеш чыңлаулары тынмасын дигән теләк белән таралыштылар.
Китапханәдә әзерләнгән китап күргәзмәсендә шагыйрьнең әсәрләре һәм җәлилчеләр турында иҗат ителгән китаплар куелды.
1944 нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үлгәннәр.
Бу көннәрдә Баландыш авыл китапханәсендә шул унайдан хәтер кичәләре, видео карау һәм күргәзмәләргә күзәтүләр үткәрелде.
Бу стенд Теләче районынының яңадан торгызылуына 25 ел тулуга багышланды. Стендка кыскача авыл тарихы, табигате, күренекле шәхесләр турында мәгълуматлар куелган.
Татарстан – наш общий дом” дип исемләнгән күргәзмә, шулай ук яна кайткан балалар китапларыннан кургэзмэ оештырылды, рәссамнар аллеясында балалар туган як табигатенә багышланган рәсем конкурсында катнаштылар. Биредә китап сөючеләр өчен китап сәүдәсе оештырылды, бәйрәмдә катнашучыларга шифалы үлән чәйләре тәкъдим ителде.
Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Заһидуллина Роза Тимерхан кызы Россия Федерациясенең Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бәйрәмебездә халкыбызның милли уеннары уйналды. Әбиләребез җырладылар, шигырләр сөйләделәр, уен-көлкедән, истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. Бәйрәмебез ахырында яшел чирәмгә табын корып шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтек.