ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Әлеге чарада катнашкан кызлар командасы үзләренең спорт өлкәсендәге көчләрен  арттырдылар. Шулай ук, киләсе чараларда да катнашырга теләк белдерделәр.

Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Тан ҖЧҖ 1 сыерга 16,5 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9882 кг.,1 сыерга 15,9 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 15,8 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  12,4 кг.

Киңәшмә эшендә Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы,  Башкарма комитет җитәкчесе Нуруллин Рөстәм Расих улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының эшләр идарәчесе Әсәдуллин Марсель Хатип улы катнаштылар. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, педагогик коллективларга  2016/2017 уку елына төп эш юнәлешләре билгеләнде.

Киңәшмә кысаларында 2015/2016 уку елында яхшы күрсәткечләргә ирешкән педагогик хезмәткәрләр һәм мәгариф учреждениеләре бүләкләнде.

Иске Җөри урта мәктәбендә, татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларның киңәшмәсе  булды.  Балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсе Баландыш балалар бакчасы  базасында үткәрелде.

25 августта мәгариф бүлегендә мәктәп директорлары һәм беренчел профсоюз оешмалары рәисләре  киңәшмәсе узды.

Киңәшмәләрдә  2015/2016 уку елы эш нәтиҗәләре анализланды,  2016/2017 уку елына куелган бурычлар каралды.

2016 елның 26 августы көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мактау исемнәре һәм бүләкләре тапшыру тантанасы булып үтте. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов Игенче хуҗалыгы терлекчесе Гөлсинә Шаймардановага “Татарстан Республкасы атказанган теклекчесе” исемен тапшырды. Котлыйбыз! 

22 август көнне, Теләче балалар китапханәсендә, рәсми бәйрәмнәрнең берсе – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган “Флаг России – гордость наша!” исемле күрсәтмәле – китап күргәзмәсе төзелде. Бу бәйрәм, җәмгыятьне мәңгелек кыйммәтләрдә - ватанпәрвәрлектә, дәүләтчелектә берләштерергә булыша. Күргәзмәдә фотоматериаллар, шулай ук флагның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Шул рәвешле без китап укучыларда бөек илебезгә, ватандашларыбызга карата горурлык хисләре уятырга тырыштык.

Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә ветеранга тәбрикләү сүзләре, чәчәкләр тапшырдылар. Юбилярыбыз данлы сугыш елларын һәм сугыштан соңгы авыр тормыш турындагы истәлекләре белән уртаклашты. 

24 август көнне мәдәният хезмәткәрләре бакчага балчык кертеп, чәчәк клумбалары ясадылар.

Балалар төрле эстафеталарда, күңелле конкурсларда катнаштылар. Мондый бәйрәмнәр балаларга тизлек, чыдамлык, дуслык кебек сыйфатларны үстерүдә ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International