Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә ветеранга тәбрикләү сүзләре, чәчәкләр тапшырдылар. Юбилярыбыз данлы сугыш елларын һәм сугыштан соңгы авыр тормыш турындагы истәлекләре белән уртаклашты.