Теләче районы кабат торгызылуга да быел 25 ел тула. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 23 август көнне "Теләчем изге җирем" дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Балалар туган якка багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп, зур горурлык хисе белән сөйләделәр.
21 август көнне Күкчә авылы китапханәсендә Харрас Әюпнең 70 еллык юбилее уңаеннан “Ак кәгазьдә якты уйлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә авторның әсәрләре куелды.
Балалар белән Россия флагы турында сөйләүче китаплар буенча әңгәмә уздырылды.
Һәр яңа китап - ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр.Чараның азагында китап сөюче балалар фикер алыштылар.
Китап укучылар матбугат басмаларын да бик теләп кабул итәләр, укыйсы килгән китапларын үзәк һәм авыл китапханәләреннән соратып алдырабыз. Күчмә китапханә үз эшен "Һәр йортка-китап" максаты белән алып бара. Айдар авылы китапханәчесе китап укучылар белән кварталга берничә тапкыр очраша, ә чираттагы китап бирү Тәмте авылында 20 август көнне оештырылды.
21 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә шагыйрь Харрас Әюпнең 70 еллык юбилее уңаеннан “Шагыйрь күңеле“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә язучының әсәрләре урын алды.
19 август Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе китапханәчесе авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Хәрәкәттә бәрәкәт" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Әлеге чарада спорт, сәламәт яшәү
рәвеше турында сөйләшү алып барылды, төрле спорт ярышлары оештырылды.
19 август көнне Әбде авылы китапханәчесе авыр сугыш елларында тылда хезмәт куйган Домолазова Т.П. янында булып аның хәлләрен белеште, яңа китаплар һәм мәтбугат яңалыклары белән таныштырды.