19 август көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия “Уку эскәмиясе” дигән исем астында акция уздырды. Китап күргәзмәсендә олы яшьтәгеләр өчен язылган китаплар урын алды. Бу эскәмия урамнан үткән барлык кешеләрне үзенә тартып, китапка кызыксыну уятты. Алар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
Китап укучылар республикабыз турындагы мәгълүматны шулай ук китапханәдә даими эшләүче “Татарстан – уртак йортыбыз. Татарстан – наш общий дом” дип аталган күргәзмәдән дә ала алалар.
19 август көнне Теләче район мәдәният йорты үзешчәннәре - «Агыйдель» вокаль ансамбле, «Сюрприз» бию төркеме, вокалистлар – Сиринә Гатиятова, Нурмөхәмәд Насибуллин, Флүзә Гәләвиева, Зөлфия Ибраһимова, Рафис Минһаҗов, район мәдәният йортының “Сердәш” халык театры артистлары– Гөлнур Гимранова, Сәрия Гариповалар Саба районы Тимершык авыл мәдәният йортында концерт белән чыгыш ясап кайттылар.
Бу көнне яшьләр үзәк парктагы мәйданчыкта балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге педагогы Артур Хәбиров җитәкчелегендә туп типсә, Полевая урамында урнашкан мәйданчыкта бер төркем яшьләребез Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Рәфил Хәкимов кул астында баскетбол уйнады.
Ярышта Теләче командасы беренче урын яулады. Казаклар авылы яшьләре икенче, Теләче-1 командасы өченче урынга лаек булды.
Азактан катнашучыларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Әлегедәй спорт бәйрәмнәре республика программасы нигезендә төзелгән башка спорт мәйданчыкларында да узды.
Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә ветеранга тәбрикләү сүзләре, чәчәкләр тапшырдылар. Юбилярыбыз данлы сугыш елларын һәм сугыштан соңгы авыр тормыш турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Р. Мостафинның "Җәлилчеләр" дигән китабына күзәтү оештырылды.
2016 елның 25 нче август көнендэ Айдар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатхуллин Нәбиулла Фатхулла улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәбиулла абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы, район ветераннар советы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Нәбиулла абый сугышка 1943 елда чыгып китә, авыр яралана.
Туган якларга әйләнеп кайткач авылдаш кыз Әсмабикә белән тормыш корып җибәрәләр. 6 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Гармунчы ветеран бабайның бүген күзләре күрми, шулай булса да, якыннарының җылы, ягымлы карашларын тоеп, тыныч картлыкка сөенеп яши ул.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Финалда зона турларында җиңү яулаган 6 команда, шул исәптән Теләче районы җыелма командасы да катнашты. Безнең район данын балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров кул астында шогыльләнүче 2005-2006 елгы Теләче урта мәктәбе яшүсмерләре һәм Үзәк урта мәктәбендә укып, Рөстәм Хәбиров кул астында футбол серләренә өйрәнүче малайлардан торган команда яклады. Уен нәтиңәләре буенча теләче командасы лаеклы өченче урынны яулады. Беренче урында Урыссу җыелма командасы, икенчедә Алабуга командасы.
11 август көнне,уртанчылар төркеме балалары белән чәчәкләр иленә сәяхәт кылдык. Балалар бакчабызда үсеп утырган һәрбер чәчәк белән якыннанрак таныштылар,алар турында яңалыклар белделәр.