ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Китап укучылар республикабыз турындагы мәгълүматны  шулай ук китапханәдә даими эшләүче “Татарстан – уртак йортыбыз. Татарстан – наш общий дом” дип аталган күргәзмәдән дә ала алалар.  

2016 елның 23 август көнне,  җылылык сезонына әзерләнү һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын дөрес итеп үтәү максатыннан, шулай ук, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2016 елның 28 апрелендә чыккан 741 нче номерлы күрсәтмәсенә таянып,  “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н. А. Муртазин үзенең белгечләре, дәүләт янгынга каршы хезмәте, полиция, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, электр челтәре һәм газ хезмәткәрләре белән берлектә Теләче муниципаль районында яшәүче авыр тормышлы, социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең, ялгыз яшәүче 80 яшьтәге һәм алардан өлкәнрәк булган гражданнарның торак шартларын тикшерделәр.

2016 елның 19 август көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдән булган балаларны музейга экскурсияга алып бардылар. 

24 август көнне мәдәният хезмәткәрләре бакчага балчык кертеп, чәчәк клумбалары ясадылар.

24 август көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында “Сәламәтлекне саклау өчен, аны бәяләргә өйрән” дип исемләнгән спорт бәйгесе оештырылды. Балалар төрле эстафеталарда, күңелле конкурсларда катнаштылар. Мондый бәйрәмнәр балаларга тизлек, чыдамлык, дуслык кебек сыйфатларны үстерүдә ярдәм итә.

        24 нче август көнне  Республика Олимпиада үзәгендә география һәм геология фәннәре буенча Республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларын үткәрү буенча республика семинары - киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә  катнашучылар  алдында география һәм геология фәннәренннән Республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларын оештыруга җаваплы Респубика Олимпиада үзәге методистлары О.В. Аввакумова, С.К. Губеева и укыту һәм методик эш буенча директор урынбасары А. А. Закиров чыгыш ясадылар


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Теләче районы кабат торгызылуга да быел 25 ел тула. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 23 август көнне "Теләчем изге җирем" дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Балалар туган якка багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп, зур горурлык хисе белән сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International