24 нче август көнне Республика Олимпиада үзәгендә география һәм геология фәннәре буенча Республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларын үткәрү буенча республика семинары - киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә катнашучылар алдында география һәм геология фәннәренннән Республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларын оештыруга җаваплы Респубика Олимпиада үзәге методистлары О.В. Аввакумова, С.К. Губеева и укыту һәм методик эш буенча директор урынбасары А. А. Закиров чыгыш ясадылар. Теләче муниципаль районыннан Шәдке урта мәктәбе директоры А.А. Ибушев, директор урынбасары И.М. Шәйхиева, Теләче урта мәктәбе директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова, Кече Кибәхуҗа мәктәбе география укытучысы, география фәне буенча район методик берләшмәсе җитәкчесе Ф.Г. Аскарова катнаштылар. Алар уткән уку елында география һәм геология фәннәреннән Республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадалары нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына куелган бурычлар белән таныштылар.