22-24 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә яшүсмерләр арасында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында Татарстан бренчелегенең финал уеннары узды.

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Финалда зона турларында җиңү яулаган 6 команда, шул исәптән Теләче районы җыелма командасы да катнашты. Безнең район данын балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров кул астында шогыльләнүче 2005-2006 елгы Теләче урта мәктәбе яшүсмерләре һәм Үзәк урта мәктәбендә укып, Рөстәм Хәбиров кул астында футбол серләренә өйрәнүче малайлардан торган команда яклады. Уен нәтиңәләре буенча теләче командасы лаеклы өченче урынны яулады. Беренче урында Урыссу җыелма командасы, икенчедә Алабуга командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International