Юбилярны котладылар.

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

2016 елның 25 нче август көнендэ Айдар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатхуллин  Нәбиулла Фатхулла  улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәбиулла абыйга  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар  авыл җирлеге башлыгы, район ветераннар советы   исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Нәбиулла абый сугышка 1943 елда чыгып китә, авыр яралана.

Туган якларга әйләнеп кайткач авылдаш кыз Әсмабикә белән тормыш корып җибәрәләр. 6 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Гармунчы ветеран бабайның бүген күзләре күрми, шулай булса да, якыннарының җылы, ягымлы карашларын тоеп, тыныч картлыкка сөенеп яши ул.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International